Offline, последняя активность Вчера 05:06:06 мобильная версия
1988 |
2052 |
0 |
|
|
друзья |
подписчики |
изменения |
скрывающие |
скрытые |
Кого добавил в друзья и на кого подписался Мәгефүр Закиров. Новые подписчики.
Обновляем изменения в друзьях...
Теперь изменения в списке друзей будут отслеживаться. Каждый раз при посещении этой страницы будет происходить повторная проверка.
Для оперативного получения новой информации добавьте эту страницу в закладки. (На компьютере Ctrl+D)
Мәгефүр Закиров.
Бәхетлеме дип миннән сорамагыз,
Бәхетне бит булмый аңлатып.
Йөрәк белән була аны тоеп,
Күңел белән сөеп,яратып.
Үлчәүләрдә үлчәп булмый аны,
Юктыр аның кече,олысы.
Нәни генә булып тоелса да,
Гомерләргә җитә җылысы.
Сатып алып булмый бәхетләрне,
Алып булмый көнгә,айлыкка,
Ике йөрәк бергә тибә икән,
Әйләнә ул иң зур байлыкка.
Канатлары булмаса да аның
Алып менә күккә,биеккә
Үзең белән үзең сөйләштерә
Җырлата да аннан биетә.
Шундый чакта очрап урамнарда
Минем арттан карап калсагыз,
Җүләр дисәгез дә үпкәләмим
Бәхетемне шуннан аңларсыз.
Саклый алсам шушы байлыгымны
Ходаема булып рәхмәтле,
Мәхәббәтем белән бәхетле мин
Яратуым белән бәхетле!
Мәгефүр Закиров Бәхетлеме дип миннән сорамагыз,
Бәхетне бит булмый аңлатып.
Йөрәк белән була аны тоеп,
Күңел белән сөеп,яратып.
Үлчәүләрдә үлчәп булмый аны,
Юктыр аның кече,олысы.
Нәни генә булып тоелса да,
Гомерләргә җитә җылысы.
Сатып алып булмый бәхетләрне,
Алып булмый көнгә,айлыкка,
Ике йөрәк бергә тибә икән,
Әйләнә ул иң зур байлыкка.
Канатлары булмаса да аның
Алып менә күккә,биеккә
Үзең белән үзең сөйләштерә
Җырлата да аннан биетә.
Шундый чакта очрап урамнарда
Минем арттан карап калсагыз,
Җүләр дисәгез дә үпкәләмим
Бәхетемне шуннан аңларсыз.
Саклый алсам шушы байлыгымны
Ходаема булып рәхмәтле,
Мәхәббәтем белән бәхетле мин
Яратуым белән бәхетле!Мәгефүр Закиров
Мәгефүр Закиров