Рафиль Сафин
Offline, последняя активность Вчера 18:23:50 Android
Шемордан
(..)

749

2952

0

?

?

друзья подписчики изменения скрывающие скрытые

Кого добавил в друзья и на кого подписался Рафиль Сафин. Новые подписчики.

Обновляем изменения в друзьях...

Теперь изменения в списке друзей будут отслеживаться. Каждый раз при посещении этой страницы будет происходить повторная проверка.


Для оперативного получения новой информации добавьте эту страницу в закладки. (На компьютере Ctrl+D)
Фотография Сафина Рафиля Фотография Сафина Рафиля Фотография Сафина Рафиля Фотография Сафина Рафиля Фотография Сафина Рафиля

Открытые анкетные данные Сафина Рафиля:


Упоминание Рафиля Сафина в коментариях и постах


Билгесезлек...
Ул синең дустың. Әлеге халәтне үзеңнең дошманың итеп күрергә кирәкми. Әгәр дә син эшнең ничек килеп чыгасын белмисең икән, бу Аллаһка тәвәккәл кылуны арттыруга бик яхшы мөмкинлек. Әгәр ихластан Аллаһка тапшырасың икән - син отылышта калмыйсың, курыкма. Әгәр гомер буе билгесезлектән куркып тормышыңны яхшы якка үзгәртмәсәң, синең өчен моны башка беркем дә эшләмәячәк.
📚📚📚
Аллаһы Тәгалә әйтә:
"Хакыйкаттә, кешеләр үзләрен үзгәртмичә Аллаһ аларның хәлләрен үзгәртми. Әгәр Аллаһ кешеләргә зарар бирүне теләсә, әлбәттә, беркем дә Аны тыеп кала алмас. Юк аларның Аннан башка бүтән Хакимнәре."
(Куръән: әр-Раад сүрәсе, 11 нче аять)

Шуңа күрә Аллаһка тапшыр һәм алга. Эшләрең син теләгәнчә килеп чыкмаган очракта да, син үзеңә файдалы тормыш тәҗрибәсе туплап үзеңдәге булган җитешсезлекләрне ачыклап аларны бетерү өстендә эшли алачаксың.
Рафиль Сафин
#догалыйорт
Ссылка на источник
🔸Коръәннең бүгенге көндәге фән ачышлары белән бәйле булган могҗизалары🔸

Иң башта без шуны аңларга тиеш, безнең иманыбыз фән ачышларына нигезләнергә тиеш түгел. Ачалармы анда фән галимнәре ниндидер дөньядагы канунны, ясыйлармы алар берәр нинди ачыш, аңардан безнең иманыбыз артмый да, кимеми дә. Ни өчен? Чөнки безнең иманыбыз, инануларыбыз бер шиксез, тулысынча, Җиде күк өстеннән Аллаһ Тәгаләдән Коръәндә һәм Сөннәттә иңгән хәбәрләргә нигезләнә. Бу - чын тәкъвалы мөэминнәрннең сыйфатлары.

📚📚📚
Аллаһы Тәгалә әйтә:
"Алар (шул тәкъва бәндәләр) бу дөньяда күреп булмаган гаип (яшерен) нәрсәләргә (Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, Кыямәт көненә, Җәннәткә һәм Җәһәннәмгә, үлгәннән соң торгызылачагыбызга һәм һәрбер Коръәндә һәм Сөннәттә иңгән хәбәрләргә) күргән кебек ышаналар..."
(Коръән: әл-Бәкара, 3 нче аять)

Чынлыкта фәнни ачышлар Коръәндәге хәбәрләрне дәлилли түгел, ә киресенчә, шул фәнни ачышларның дөреслеген Аллаһның Китабы расларга мөмкин. Чөнки Аллаһның сүзеннән бер сүз дә өстенрәк, хаклырак һәм дөресрәк була алмый.Әгәр дә кемнеңдер иманы шул ачышларга, теорияләргә нигезләнгән булса, һәм иртәгә берәр бүтән фән галиме килеп, башка ачыш ясап, шул теорияне кире какса, ул кешенең иманы да чәлпәрәмә килергә мөмкин. Ә безнең, мөэминнәрнең инанулары 100% ышанычлы чыганакка - Коръәнгә һәм Сөннәткә нигезләнгән. Һәм ул беркайчан да үзгәрми, какшамый һәм юкка чыкмый.

➡️ Эмбриология ✔️

1400 ел элек микроскоплар да, ҮЗИ-лар да, биолабораторияләр һәм, гомүмән, күпчелек фәннәр әле булмаган заманда, чүлдә яшәгән, укый да, яза да белмәгән сөекле пәйгамбәребез Мүхәммәд (Аллаһның аңа Сәләме һәм Рәхмәте булсын) кешенең эмбрионы анасының карынында нинди искиткеч катлаулы стадияләр аша үткәнен ничек белгән дә, аннары соң Коръән аятьләре аша халыкка ничек җиткезгән икән, гәрчә моны, үткән гасырда гына фән галимнәре ачыклаган булса да?
Әлбәттә, дөрес җавап бер генә: аңа бу мәгълүмәтне барнәрсәдән дә Хәбәрдар, чиксез Гыйлем, Хикмәт һәм Кодрәт Иясе булган Аллаһы Тәгалә генә хәбәр иткән. Ул стадияләрне динебездән ерак булып йөрүче фән галимнәре күптән түгел генә белделәр, ә без, мөселманнар, моның хакында 14 гасыр элек белгән идек инде.

📚📚📚
Аллаһы Тәгалә әйтә:
"Һәм без кешене (Адәмне) катышкан (төрле җирләрдән җыеп алган) балчыктан яралттык [1].Аннары соң Без (Аллаһ) аны (адәм баласын) тамчы рәвешендә (ир-ат орлыгы) ышанычлы урынга (анасының карынына [маткага]) урнаштырдык. Соңрак Без (Аллаһ) шул тамчыдан оешкан кан кисәге (галәкъ) ясадык, һәм аннары соң Без шул оешкан кан кисәгеннән (чәйнәлгән сагызга ошаган) ит кисәге ясадык ("мудга"), һәм аннары шул ит кисәгеннән сөякләр ясадык, һәм (аннары соң) ул сөякләргә ит кидердек. Соңрак Без аны икенче төрле халык иттек, ягъни аңа җан бирдек. Халык кылучыларның иң яхшысы Аллаһ булды! Соңрак барыгызда әҗәлегез җитеп мәет булырсыз.
Соңрак Кыямәт көнне терелеп кубарылырсыз"
(Куръән: Мөэминнәр сүрәсе, 12-16 нчы аятьләр)

[1] - Аллаһның илчесе әйткән: "Дөреслектә Аллаһы Тәгалә Адәмне барлык җир буйлап җыелган балчыктан яралткан. Һәм шул җирләргә карап адәм балалары да шундый (төрле) килеп чыктылар. Алардан кызыл, ак, кара һәм шуның арасында уртачыл булганнары килеп чыктылар. Начарлары һәм яхшылары һәм шулар арасында уртачыл булганнары."
(Әбү Давыд 4693, әт-Тирмизи 2965)

🔸 Коръәннең ошбу аяте ана карынында кешенең яралтылуы стадияләре процессын бик төгәл сүрәтли. Эмбрион үсешенең башлангыч стадиясендә аның сөлек белән тышкы гына түгел, ә функциональ яктан да бик нык охшашлыгы бар икән.

📍 Беренчедән, эмбрион "галәка" (عَلَقَةٌ) стадиясендә сөлек кебек үзенә ризыкны каннан ала. 
📍Икенчедән, сөлек асылынып торган кебек ("галәка"  عَلَقَةٌ дигән сүзнең бер мәгънәсе "асылынып торучы") эмбрион да маткага ябышып, анда асылынып торган халәттә була.
📍Өченчедән, "галәка" عَلَقَةٌ сүзе оешкан кан кисәген аңлата, һәм бу эмбрионның яралтылуы стадиясенең төп-төгәл сүрәтләве дә инде.

Шуннан соң "галәка" عَلَقَةٌ  "мудга"га  әверелеп, башка стадиягә күчә. Гарәп теленнән рус теленә тәрҗемә иткәндә ул: "нечто, похожее на разжеванную массу" дигәнне аңлата. 
Дүртенче атнадан башлап, эмбрионның аркасында теш эзләренә охшаган сегментлар барлыкка килә, бу вакытта ул теш эзләре калган чәйнәлгән сагыз рәвешенә әйләнә.
Төпләп фикерләп карасаң исең-акылың китә, ничек итеп Аллаһы Тәгалә Коръәндә җисемнәренә исемнәрен дә (сүзләрен) туры китереп, бу стадияләрне шундый төгәл итеп сүрәтләгән бит. Ничек инде пәйгамбәребез моны белә алсын ди, әгәр дә Аллаһы Тәгалә аңа 1400 ел элек бу гыйлемне ачмаган булса? Моны бит фән галимнәре күптән түгел генә катлаулы җиһазлар һәм көчле микроскоплар ярдәмендә генә белделәр. Ул вакытта бит андый "эмбриология" фәне дә, микроскоплар да, ҮЗИ-лар да булмаган.
Анатомия һәм эмбриология өлкәләрендә иң мәшһүр булган белгеч, Кейт Л. Мур исемле күренекле профессор, Аллаһ 
Тәгаләнең Коръәнендәге аятьләрендә һәм пәйгамбәребезнең хәдисләрдә китерелгән яралгы (эмбрион) үсешенең стадияләрен үзенең "Кеше үсеше" дигән китабына керткән. Аның хезмәте яралгы үсеше турында дәреслекне һәм бу барлык процесс Коръән аятьләре һәм хәдисләр күзлегеннән каралган өстәмәләрне дә үз эченә алган. Дөреслектә, бу китап, дәлилләүче чыганак буларак, Коръәнгә таянып, соңгы дистә еллар дәвамында фән акыл ияләренең эмбриология өлкәсендә кәсеп иткән мәгълүматларын сурәтли.
Сәгуд Гарәбстанының Даммам шәһәрендә 1981нче елда узган җиденче медицина конференциясендә, профессор Мур болай дигән: "Коръәндә кеше үсеше турында әйткәннәрне аңлатуда ярдәм итү миңа бик хуш килде. Бу сүзләр Мүхәммәдкә Аллаһтан иңгәнлеге миңа ачыктан-ачык аңлашыла, чөнки бу мәгълүматларның барысы да шуннан соң күп гасырлардан соң гына ачыкланган. Бу минем өчен Мүхәммәднең чыннан да Аллаһның илчесе булуын раслый."
Бу уңайдан, профессорга түбәндәге сорау бирелде: "Бу сүзләр сезнең Коръән - ул Аллаһның сүзе икәнлегенә ышануыгызны аңлатамы?"
Ул җавап итеп: "Мин моны кабул итмәскә бернинди дә сәбәпләр күрмим", - дип җавап биргән.
(И.А. Ибраһим, "Исламны аңлау өчен иллюстрацияле кыска кулланма")

📚📚📚
Аллаһы Тәгалә әйтә:
"Әллә Без сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы сыеклыктан һәм урнаштырмадыкмы аны ышанычлы (якланучы) урынга (аналыкка), билгеләнгән туачак вакытына чаклы?"
(Куръән: Мүрсиләт сүрәсе, 20-22 нче аятьләр)

Заманча технологияләр үсеше белән генә  фәнгә билгеле булган аналык турында искә алынучы "ышанычлы/якланган урында" дигән төшенчә, игътибарыбызны бик мөһим физиологик күренешкә  юнәлдерә.

🔸 Татарчага "ышанычлы/якланучы урын" дип тәрҗемә ителүче مَّكِينٍ (мәкинин) дигән сүз шулай ук "какшамас, нык, көчле, нык беркетелгән, тотрыклы" дигән мәгънәгә дә ия.Ә قَرَارٍ (карар) дигән сүз "урнашу урыны, даими булу, ныгытма, тукталыш урыны" дигәнне аңлата. Бу сүзләр аналыкның ныклыгын, якланган булуын аңлатып тирән мәгънәгә ия булуын күрсәтәләр.
Мәсәлән, мәни белән күкәй күзәнәк кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килүче зигота кеше эмбрионына нәкъ менә аналыкта әверелә.
Тышкы йогынтылардан, яктылыктан, тавыштан киртә булып аналык сабыйны иң беренче чиратта төрле мөмкин булган бәрелүләрдән, басымнардан саклый. Шулай ук бала нык оча сөякләре белән ышанычлы якланган.
Аналык өлкәсе тышкы яктан корсакның иң көчле мускуллар стенкасы белән, ә эчке яктан лайлалы тышча белән, ягъни эндометрия белән саклана, бу исә йөклелек чорында баланың авырлыгын җиңеллек белән күтәрергә ярдәм итә. Көчле мускуллар да баланың куркынычсыз үсеше өчен камил структурага ия. Шулай ук бу өлкәдә урнашкан барлык сөяк бәйләвечләре дә йөклелек вакытында калыная һәм озынаялар. Аналыкның өске ягына бик тыгыз итеп янәшә урнашкан нык оча сөякләре һәм бәйләвечләре аналыкның ныклыгын һәм хәрәкәтсезлеген тәэмин итәләр.
Эмбрион үсеш вакытында, шулай ук үзенчәлекле җылылык, су, кислород һәм туклыклы матдәләр чыганагына ия. Аналык йөклелек чорында үзенә ныклыкны тәэмин итүче көчле үзгәрешләр кичерә. Мускуллар, бәйләвечләр (связки) һәм сыгылмалы җепселләр, тоташтыргыч тукымалар саны белән бергә веналар һәм нервлар саны да арта. Шулай итеп, ананың авырлыгы 20 тапкырга, ә сыйдырышлыгы 100 тапкыр арта, шул ук вакытта бу үзгәрешләр ана кешенен организмына нинди дә булса көчле уңайсызлыклар һәм борчылу китерми.
Эмбрион йөзләгән тапкырга артып сабый рәвешенә кергәч тә аналыкта үзгәрешләр дәвам итә һәм бу юлы ул үзгәрешләр баланың аналыктан чыгу процессы мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен эшләнелә.
Йөклелек чорында баланы эчке басымнан саклаучы Аллаһның тагын бер могҗизасына игътибар итәргә мөмкин. Кеше организмына чит геннар/күзәнәкләр үтеп кергәндә безнең иммунитет системасы тизрәк боларга каршы көрәш башлый, аларны юк итәргә тырыша. Әйтик, кешегә чит кешенең сөяген яки бөерен күчереп утыртканда, бу кешенен организмында отторжение процессы башлана, ул хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Шуңа да күчерелмә органнары булган кешеләргә калган гомерләре буе иммунитет күзәнәкләренең көчен киметеп торучы препаратлар кулланырга туры килә. Әмма иң гаҗәбе эмбрионга кеше организмының әлеге үзенчәлеге кагылмый, әнисенең иммунитет системасы аны кире какмый, гәрчә булачак бала 50% ка башка кеше (әтисенең) күзәнәкләреннән торса да. Уйлап карасак бит инде иммунитет системасы вирусларны, яман шеш күзәнәкләрен танып аларны юкка чыгарган кебек эмбрионга каршы да көрәшергә тиеш, ләкин Аллаһның рәхмәте белән мондый хәл күзәтелми һәм аналык ышанычлы һәм нык булып калуын дәвам итә...

📚📚📚
Пәйгамбәребез әйткән:
"Хакыйкатьтә, сезнең һәрберегез ана карынында кырык көн буе тамчы рәвешендә яратыла (формалаша),  аннары тагын шуның кадәр үк вакыт буе оешкан кан рәвешендә, һәм тагын шуның кадәр үк вакыт буе гәүдә/ит кисәге рәвешендә (в виде кусочки плоти), шуннан соң аның янына Аллаһ җан өрүче фәрештәне юнәлтә. Бу фәрештәгә дүрт төрле әйбер йөкләнә: кешенең насыйбын билгеләү, гомер озынлыгын, эшлисе гамәлләрен, бәхет-бәхетсезлеген билгеләү..."
(имам Бохари 3208, 3332, 6594, 7454, Мүслим 2643, Әбү Давыд 4708, Тирмизи 2137 хәдисләр җыентыгыннан)

🔸 Алты атна (якынча кырык көн) аталанган күкәйлектән эмбрион үсә, тагын алты атна эчендә ул яралгыга әйләнә һәм чираттагы алты атнада яралгы кеше формасын ала башлый.
Якынча 120 көннән соң (фәрештә җан өргәч) бала уйлый башлый. 160 көннән соң эмбрион шатлык, курку, ризасызлык кебек уй-тойгыларын күрсәтә, йөзен җыера, бармагын суыра, хәрәкәтләнә башлый...

📚📚📚
Аллаһы Тәгалә әйтә:
"Ул - Аллаһ сезне юктан бар кылды, вә сезгә хак сүзне ишетер өчен колак бирде, вә гыйбрәтләрне күрер өчен күз бирде, вә фикерләп яхшыны яманнан аерыр өчен күңел бирде, бу нигъмәтләргә карата сезнең шөкер итүләрегез бик аздыр"
(Куръән: Патшалык сүрәсе, 23 нче аять)

🔹 Бу аятьтә ишетү нигъмәте беренчеләрдән булып искә алына. Фән дә ана карынындагы баланың 7 атналык вакытында, әле бернинди тою, сизү сәләте формалашмаганда, ул ишетә башлаганын исбатлады. Карынындагы кечкенә генә яралгыга, әнисе нәрсә тыңлый, шул аның үсешенә уңай яисә тискәре йогынты ясый.

Бу урында шуны да язып үтәсем килә, ана карынындагы яралгының үсеш процессына төрле конфликтлы ситуацияләр тискәре йогынты ясый җәмәгать. Ананың бәгер җимеше - яралгы анасының кайгы хәсрәтләрен дә, сөенечләрен дә үз йөрәге аша уздыра, аның өчен сөенә дә, кайгыра да. Бу күренеш ана кешедәге төрле ситуацияларда канда бүленеп чыккан гормоннарның яралгыга йогынты ясавы белән дә бәйле (мәсәлән, ана кеше йөкле вакытта даими стресс кичерсә, бу яралгыга да тискәре йогынты ясый, бала тугач  үзе дә сизмәстән шушындый стресслы ситуацияларга омтыла, агрессив була, чөнки аның организмы  моны яралгы вакытта шулай булырга тиеш дип истә калдырган, шушы мөхиткә яраклашкан була).
Әгәр бала яралгы чагыннан ук ата-анасына кирәклеген, аларның мәхәббәтен, җан тынычлыгын тоеп, аларның шатлыгын татып үссә - ул психик яктан сәламәт булып үсә ин шәә Аллаһ.
Медицина психологиясендә ата-ана тарафыннан "баланы беренчел курә алмаучанлык" ("первичное неприятие ребенка") дигән термин бар. Бу очракта алар бала тудырырга планлаштырмаган, "үзләре өчен генә яшәргә", бизнес, карьера баскычына менәргә уйлаган булалар. Ана балага узгач, бу гаиләдә аборт хакында сүз алып барыла. Киңәш тоткач, алар бу адымга бармыйлар. Әмма ләкин балага карата ана карынындагы булган вакыттагы беренчел нәфрәтнең нәтиҗәсе аяныч була. Күзәтүләр шуны күрсәтә, баланың характер үзенчәлекләрендә киләчәктә рәхимсезлек, эгоизм, агрессивлык кебек сыйфатлар күзәтелә, үсә төшкәч ул неврологик авыруларга да дучар булырга мөмкин. Шуңа күрә кыз балага кечкенәдән үзенең бу дөньяда ана буларак булган вазыйфасын һәм дөнья малының моннан өстен булмаска тиешлеген дөрес итеп аңлатып
үстерергә кирәк...

📚📚📚
Аллаһы Тәгалә әйтә:
"Ул сезне бер Адәмнән яратты, соңрак Адәмнең хатыны - Һаваны яратты, вә сезнең өчен дөя, сыер-үгез, куй-сарык, кәҗәдән ата-аналы итеп сигез сыйныф хайван яратты, вә сезне аналарыгыз корсагында бертөрле сурәттә яратканнан соң икенче сурәткә кертәдер, башта су идегез, кан булдыгыз, соңра ит кисәге булдыгыз, соңра кеше сурәтенә кердегез. Анагызның эчендә өч кат караңгылыкта халык ителәсез (баланың пәрдәсе караңгылыгы, бала ятак урын (аналык) караңгылыгы һәм ананың корсак караңгылыгы) Әнә шулай һәрнәрсәне халык итүче Аллаһ сезнең Раббыгыз, һәрнәрсәгә патшалык Аның кулында, Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы Иләһ юк, бары тик  Аллаһ Үзе генә,  Аллаһка гыйбадәт кылмыйча сез кемгә гыйбадәт кылырсыз?"
(Куръән: Зүмәра сүрәсе, 6 нчы аять)

Ә хәзер, ике йөз ел элек медицина турында иң "алдынгы" китапны күз алдыгызга китерергә тырышып карагыз. Аның эчтәлеген өйрәнергә тырышу көлке булыр иде, чөнки ул чор материалларында әйтелгәннәрнең хәзерге галимнәрнең карашларына тулысынча туры килми һәм хәтта каршы килә.
Димәк, Коръән, борынгы белем чыганагы буларак, безгә хәзерге әдәбиятка караганда төрле фәннәр турында күбрәк мәгълүмат һәм күзаллау бирә булып чыга түгелме?! Һәм шул ук вакытта бит әле Коръән генетика яки эмбриология дөньясына юл күрсәткеч, справочник булырга дәгъва итми, ул үзен "медицина пособиясе" дип тә игълан итми, ә бары тик Аллаһы Тәгаләдән пәйгамбәребезгә 23 ел дәверендә иңгән Туры юлны күрсәтә, аңлата һәм өйрәтә торган, мәңгелек Җәннәткә юнәлтүче Китап булуын белдерә. 
Коръәндә башка фәннәр (астрономия, физика, география, геология, океанография, биология, ботаника, зоология, тарих, табибчылык, физиология һ.б.) турында да мәгълүматлар бар, шуңа күрә ул төрле фән галимнәренә дә өйрәнергә кызыклы Китап җәмәгать.

Дәвамы бар
Рафиль Сафин
#догалыйорт
Ссылка на источник
🗣🗣Әкренләп Рамазан аеның да соңгы 10 көненә аяк атлап барабыз, шуңа күрә бүген әлеге язмамны чыгарырга булдым, Фитр сәдакасы турындагы ышанычлы мәгълүматларны алдан белеп торсагыз яхшырак булыр. Чөнки бу бик мөһим мәсьәлә, моңа салкын карарга ярамый. Арабызда аның асыл мәгънәсен аңламаучылар әле һаман да күп ахры, чөнки кайбер кардәшләр Ураза гаете намазына килгәндә фитр сәдәкасын мәчеткә кыстырып киләләр, ә бу исә дөрес хәл түгел, чөнки асыл мәгънәсен югалтып гади сәдәка булып кына китә (бирү вакыты чыккан була инде, чөнки намаз укый башлаганчы кем инде аны мохтаҗларга алып барып тапшыра алсын) Бу мәсьәләне яхшырак аңлар өчен әлеге язмамны тулысынча укып чыгыгыз һәм дусларыгыз белән бүлешегез.
-------------------------
Фитр сәдакасына кагылышлы сорауларга җаваплар 👇🏻👇🏻👇🏻

Сорау: Нәрсә ул Фитр? Аны бирүнең мәгънәсе нәрсәдә?

ҖАВАП: Фитр сүзе гарәп телендәге "фәтара" тамырыннан төзелгән, ул "ашау" дигән мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Аңа охшаш сүзләр: "футур" - иртәнге аш,
"ифтар" - авыз ачу, ягъни кояш баегач ашау.
Фитр - фәкыйрь/мескен кешене ашату нияте белән бирелә торган сәдәка, ягъни Аллаһы Тәгалә мөселманнарга Фитр сәдәкасын Ураза гаете көнне мохтаҗ (ягъни фәкыйрь/мескен) мөселманнарның да өстәлләрендә ашарга ризык булсын, алар бу бәйрәм көнендә ризыкка мохтаҗлык кичермәсеннәр, гаиләләрендә бәйрәм рухы булсын дип, ә ураза тотучыларга аны бирүне ураза тотканда киткән хата-кимчелекләре өчен кичерелү сәбәбе буларак билгеләгән. Фитр сәдакасын бирүнең асыл мәгънәсе шушында җәмәгать!
Шуңа күрә фитр сәдәкасын кемгәдер операция ясатырга яисә башка чит максатларга бирү дөрес булмый, чөнки ул бу очракта асыл мәгънәсен югалта!

📚📚📚
Ибен Габбас сөйләгән:
"Пәйгамбәребез ураза тотучыларга буш сүзләрдән чистарыну буларак һәм фәкыйрьләргә/мескеннәргә ризык буларак Фитр сәдакасын бирүне мәҗбүр итә иде. Кемнәр аны Гает намазына кадәр бирә - ул Фитр сәдакасы булып бара, ә кемнәр аны Гает намазыннан соң бирә - ул гадәти сәдака булып санала."
(Әбү Давыд 1609, Ибен Мәҗәһ 1827 хәдисләр җыентыгыннан/ышанычлы хәдис)

СОРАУ: Фитр сәдакасын кемнәр бирергә тиеш?

ҖАВАП: Мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесе (ир кешегә дә, хатын-кызга да, өлкән яшьтәгеләр өчен дә, яңа туган сабый бала өчен дә) өстендә Рамазан ае ахырында Фитр сәдакасын бирү мәҗбүри булып тора. Ир кеше үзе һәм үзе тәэмин итәргә тиешле гаилә әһелләре (хатыны, балалары, әти-әнисе) исеменнән тиешле күләмдә Фитр сәдакасын бирергә тиеш. Әгәр дә гаилә әһелләре динсез яисә башка дин әһелләре исәбеннән булса ир кешегә алар өчен Фитр сәдакасын бирү мәҗбүри түгел, чөнки Фитр сәдакасын бирү өчен кешенең мөселман булу шарт булып тора.

📚📚📚
Ибен Гүмәр сөйләгән:
"Пәйгамбәребез Фитр сәдакасын бер сәгъ (якынча 3 кг) арпа яки хөрмә җимеше (финики) күләмендә өләшүне йөкләде. Ул аны мөселманнар исәбеннән булган колларга да, ирекле булганнарга да, ир кешегә дә, хатын-кызга да, кечкенәләргә (балаларга) дә, өлкән яшьтәгеләргә дә йөкләде һәм аны Ураза гаете намазы алдыннан өләшергә боерды"
(Имам Бохари 1503, Мүслим 986, Әбү Давыд 1610, әт-Тирмизи 677, ән-Насаи 2504 хәдисләр җыентыгыннан)

📃 Имам Нәвәвий: "Барлык галимнәр дә мөселман кешесенә Фитр сәдакасын бирүне мәҗбүри дип таптылар"
(әл-Мәҗмүг, 6/106)

📍Бу хәдистән аңлашылганча Аллаһ Тәгалә Фитр сәдакасынын күләмен хәтта кол булган мөселманга да аны бирергә мөмкинлеге булырлык дәрәҗәдә кечкенә итеп билгеләгән.

📚📚📚
Пәйгамбәребез әйткән:
"Фитр сәдакасын үзегез тәэмин итәргә тиеш булган гаилә әһелләрегез өчен дә бирегез"
( әд-Дәракүтни 2/141, әл-Бәйхаки 4/161)

📍Күпчелек галимнәр (шул исәптән дүрт мәзһәб имамнары): "Ураза тоткан мөселманнар да һәм җитди сәбәпләр аркасында ураза тота алмыйча калган мөселманнар да Фитр сәдакасын мөмкинчелекләре булса, мәҗбүри бирергә тиешләр", - дип исәплиләр.

СОРАУ: Фитр сәдакасы кемнәргә, нәрсә белән һәм нинди күләмдә бирелә? 🤔

ҖАВАП:

⚡️Фитр сәдакасы кемнәргә бирелергә тиеш дигән мәсьәләдә галимнәр ике төркемгә бүленде.
📍Беренчеләре (күпчелек галимнәр, шул исәптән имам Әбү Хәнифә): "Фитр сәдакасы зәкәт кебек үк Аллаһ Тәгалә Тәүбә сүрәсендә әйткән 8 төрле төркем кешеләренә бүлеп бирелергә тиеш" дигән фикерне әйттеләр.

📚📚📚
Аллаһ Тәгалә әйтә:
"Сәдакалар - фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкәт җыючыларга, вә зәкәт өчен Исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә, тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, Ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирү Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ Белүче вә Хөкем Итүче"
( Куръән: Тәүбә сүрәсе, 60 нчы аять)

📍Ә икенче төркем галимнәр исә: "Фитр сәдакасы мохтаҗ кешеләрдән башка бүтән төркем кешеләренә бирелергә тиеш түгел, чөнки бүтән төркем кешеләргә бирелсә ул үзенең асыл мәгънәсен югалта", - дип әйттеләр.

⚡️Фитр сәдакасын нәрсә белән бирергә дигән мәсьәләдә галимнәр шулай ук ике төркемгә буленделәр.
📍Беренчеләре (күпчелек галимнәр): Фитр сәдакасы бары тик ашый торган ризык белән генә бирелергә тиеш дигән фикердә, чөнки Пәйгамбәребез Фитр сәдакасын ашамлык белән бирергә боерган.

📚📚📚
Пәйгамбәребез әйткән:
"Фитр сәдакасын бер сәгъ күләмендә ризык белән бирегез"
(Әбү Нүгайм 3/262, әл-Бәйхаки 4/167)

📍Икенчеләре (имам Әбү Хәнифә, Хәсән әл-Бәсри, Гүмәр ибен Гәбдүл-Гәзиз, Сүфьян әс-Сәүри): "Фитр сәдакасын ашау ризыгы белән дә, акча белән дә бирергә рөхсәт ителә", - дип әйттеләр.

⚡️"Нинди ризык белән бирергә?", дигән сорауга, галимнәр: "Фитр сәдакасын үзеңнең җирлектәге төп ашау ризыгы белән бирсәң дөресерәк була", - дип аңлаттылар.
Мәсәлән: сезнең җирлектә төп ашау ризыгы булып ит, бәрәңге, йомырка, токмач, карабодай, дөге, он, һ.б. икән - шулар белән бирү дөресерәк булып санала.
Һәм моңа дәлил буларак алар түбәндәге хәдисне китерделәр:

📚📚📚
Әбү Сәгид әйткән:
"Пәйгамбәребез вакытында без Фитр сәдакасын бер сәгъ күләмендә ризык белән бирә идек һәм ул вакытта без арпа, йөзем, корт (сушеный творог) һәм хөрмә (финики) белән туклана идек"
(Имам Бохари 1510 хәдисләр җыентыгыннан)

📃 Имам Мәлик әйткән: " Кемнәр арпа кулланмый, аларга Фитр сәдакасы аның белән бирелми. Нинди ризыкларны кешеләр кулланалар, шул ризык белән бирергә кирәк."
(әл-Истизкар, 9/263)

📃 Имам Ибен Кудама әйткән:
"Фитр сәдакасын он белән дә бирергә мөмкин һәм бу хакта имам Әхмәд әйтте"
(әл-Мүгъни, 2/357)

⚡️ Фитр сәдакасының күләме алда язып үткән хәдисләрдән аңлашылганча бер сәгъ күләмендә булырга тиеш һәм бу якынча 3 килограм бодай күләменә тигез була. Шулай итеп, бер кешедән үзенең җирлегендә төп ашау ризыгы булган (якынча 3 кг. бодай күләмендә) ризык бирелергә тиеш. Мөмкин күбрәк тә бирергә, иң мөһиме әзрәк булмасын. Башка ризыкларның да күләме бодай күләме белән якынча чагыша, шуңа күрә мәсәлән: 3 кг. дөге, 3 кг. токмач, 3 кг. карабодай белән бирергә була.

Быел Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте Фитр сәдакасы ким дигәндә 150 сумлык ризык белән бирелергә тиеш дип билгеләде. Әлеге минималь сумма конкрет җирлектәге җәмгыятьнең икътисадый хәленә бәйле. Әйтик, син бер мохтаҗ кешегә 10 сум фитр сәдәкасын бирдең ди. Безнең җирлектә бу акчага нәрсә алырга була соң? Ә 4 кешелек гаилә исеменнән аңа 600 сум бирсәң, сәдәка алган кеше бәйрәм өстәленә әзме-күпме тәмле әйберләр инде алып кайта ала дигән сүз.

СОРАУ: Фитр сәдәкасын кемгә бирсәң дөрес булмый?

ҖАВАП: Фитр сәдәкасын үз әти-әниеңә, әби-бабаеңа һәм үз балаларыңа бирергә ярамый, чөнки алар болай да кешенең даими тәрбиясендә булырга тиешле кешеләр. Бу сәдәканы мохтаҗ булган башка туганнарга, күрше-күләнгә, күп балалы гаиләләргә (мохтаҗ булсалар) яисә ялгызы балалар тәрбияләүче тол хатыннарга бирергә мөмкин. Мәчет яки зират ихтыяҗларына да фитр сәдәкасы бирелмәс, чөнки алда язып үткәнемчә бу очракта аның асыл максаты үтәлмичә кала. Әмма әгәр мәчеттә тиешле кешеләргә тапшыру нияте белән фитр сәдәкссын җыю оештырылса, бу очракта мәчеткә тапшырырга ярый.

СОРАУ: Фитр сәдакасы кайсы вакытта бирелергә тиеш?🤔

ҖАВАП:
Фитр сәдакасы Рамазан аеның соңгы көнендә Ураза гаете намазы алдыннан бирелергә тиеш. Әгәр инде кеше биреп өлгермәмен дип курыкса, бер-ике көн алдан да бирергә рөхсәт ителә. Иң мөһиме Ураза гаете намазына кадәр биреп өлгерергә кирәк.

📚📚📚
Ибен Гүмәр әйткән:
"Пәйгамбәребез Фитр сәдакасын
Ураза гаете намазы алдыннан өләшергә боерды"
(Имам Бохари 1503, Мүслим 986, Әбү Давыд 1610, әт-Тирмизи 677, ән-Насаи 2504 хәдисләр җыентыгыннан)

📃 Имам Ибен Кудама әйткән:
"Фитр сәдакасын бирүнең төп мәгънәсе - ул Ураза гаете"
("әл-Мүгъни" 2/676)

📚📚📚
Нәфигъ сөйләгән:
"Ибен Гүмәр кайчагында Фитр сәдакасын Ураза гаете башланганчы бер-ике көн алдан бирә иде"
(Имам Бохари 1511, Мүслим 986 хәдисләр җыентыгыннан)

Шулай ук Әюбтән җиткезелә, Нәфигъ "Кайчан Ибен Гүмәр Фитр сәдакасын бирә иде?" дигән сорауга, "Фитр сәдакасын җыючы җыя башлагач",- дип җавап бирде. Ә "Кайчан Фитр сәдакасын җыючы җыя башлый иде?",- дигән сорауга, "Гает бәйрәменә бер-ике көн кала", - дип җавап
кайтарды.
(Ибен Хүзәймә, 4/83)

🔸🔸🔸

НӘТИҖӘ:
Иң хәерлесе, үзенең асыл мәгънәсен югалтмасын өчен Фитр сәдакасын үзеңнән һәм үзең тәэмин итәргә тиеш булган гаилә әһелләре исеменнән үзеңнең җирлектә ашала торган бер кеше исеменнән кимендә 3 кг. бодай күләмендәге ризык белән Рамазан аеның соңгы көннәрендә (ә түгел Ураза гаете намазына гына килгәч мәчеттәге сәдәка тартмасындагы салу), ягъни алдан ризыкка моҗтаҗ булган мөселман гаиләсенә алып барып тапшыру яисә ышанычлы Фитр сәдакасын җыючыга бирү.
Рафиль Сафин
Ссылка на источник
🗣🗣Арабызда күбебез: "Аллаһның барлыгына ышанам", - дип әйтсә дә, Ислам динен "халыкны куркытып торыр өчен", "халык белән идарә итү өчен уйлап чыгарылган дин", - дип исәпли... Әгәр дә син: "Менә бит, Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә" дип билгеле бер сүрәнең аятен яисә "Пәйгамбәребез менә бит болай дип әйткән" дип ышанычлы хәдисне дәлил итеп китереп хакыйкатьне җиткерә башласаң андый кеше: "Әй, ул китап язучылар күп инде ул хәзер, син аның каян беләсең соң Алладан икәнен? Бәлки ул Коръән китабын да Мөхәммәд үзе язгандыр? Хәзер бит инде күпме гасырлар узган аны инде күптән үзгәртеп бетергәннәрдер, ә син шуңа ышанып йөрисең. Менә Коръәндә Җәннәт, Җәһәннәм бар, дип язылган диясез, ә кем соң анда барып кайткан да, анда ниләр барын сөйләгән?", - дип авызыңны томалап, синең үзеңнең үк күңелеңә шик-шөбһәләр кертмәкче була башлый... Тик хакыйкый гыйлеме булган мөэмин-мөселман кешесенең мондый сүзләргә бер дә исе китми, чөнки аның Ислам диненең хак дин булуына төпле дәлилләре бар. Безгә дә җәмәгать Аллаһның динен төпләп өйрәнергә кирәк, әгәр дә Аллаһка ышануыбыз "менә минем күңелем сизә, Аллаһ бар ул", "әби-бабаем шулай дип әйтә торган иде", "мәчетебез мулласы шулай дип әйтте", дигән сүзләргә генә таянып калса, бу "ышануыбыз" безне Аллаһ кушканнарны үтәп тыйганнарыннан тыелып яшәргә этәрмәскә яисә күңелебезгә төрле шик-шөбһәләр кереп бөтенләй сүрелергә мөмкин. Белегез дуслар, динебез бары тик хис-тойгыларга гына нигезләнә алмый, чөнки Ислам дине ул - төпле ышанычлы дәлилләргә нигезләнгән дин, ул хакыйкый фәнгә дә, акылыбызга да каршы килми, шуңа күрә аңа шикләнеп карарга ярамый. Шушы Рамазан аенда динебез турында сезнең дә күбрәк төпле гыйлемегез булсын һәм Ислам диненең хакыйкый дин, Коръәннең фәкать Аллаһтан булуына күңелегездә бернинди шик-шөбһәләр калмасын өчен үземдә булган гыйлем белән бүлешәсем килә. Берничә өлештән торган әлеге язмаларым бәлки кемнеңдер Ислам динен кабул итүенә дә сәбәпче булыр Аллаһ боерса.
Рафиль Сафин
Ссылка на источник
🗣🗣Ураза тотучыларга нәсихәт.

Бу язмамны кемнедер гаепләү нияте белән түгел, ә әлеге төркемдәге ураза тотучыларны әҗер-савапларын саклап калу нияте белән язылды.

🔹 Рамазан ае якынлашкач, күп кенә мөселманнар: "Тагын ач тору вакыты җитә инде, ничек кенә тотып чыгырбыз икән", - дип борчыла башлыйлар. Әмма шунысын онытабыз, ураза бит ашау-эчүдән генә тыелу түгел, ә гомумән, барлык гөнаһлардан да тыелу. Кызганыч, "гайбәт сөйләмичә, кеше тикшермичә, телемне ничек кенә тыеп торырмын икән" - дип, без бер дә борчылмыйбыз. Беренче чиратта, тамагыбызны кайгыртабыз. Югыйсә, телебезне гайбәттән, һич кирәкмәгән хәерсез, буш сүзләр сөйләүдән тыеп тору - ашказанын ризыксыз тотуга караганда күпкә авыррак. Уразаны бар тәнебез тотарга тиеш: колагыбызны - начар, бозык сүзләр тыңлаудан, күзләребезне чит хатыннарга яки ирләргә караудан тыю шарт. Аллаһка безнең ашау-эчүдән генә тыелуыбыз кирәкми. Пәйгамбәребезнең түбәндәге хәдисе дә шуны дәлилли.

📚📚📚
Ул әйткән:
"Әгәр дә кеше алдавын һәм ялган буенча гамәл кылуын туктатмый икән, Аллаһка аның ашау-эчүдән баш тартуы кирәк булмаячак"
( Имам Бохари риваяте, 1903)

☝️Бу хәдис уразаны дөрес тотарга, сүзләребезгә һәм гамәлләребезгә игътибарлы булырга өйрәтә. Уразабыз бозылмасын һәм Аллаһ Тәгалә бу гыйбадәтебезне кабул кылып аның әҗер-савапларына ирешер өчен, ашказаныбызны гына түгел, ә тәнебезнең һәр әгъзасын да сабырлыкка, тыелырга өйрәтергә кирәк. Әгәр дә тыелмасак исә уразабыз шәригать ягыннан бозылмаган булып исәпләнсә дә, аның бернинди әҗер-савабы да калмаска мөмкин.
Әйтик, кемдер сиңа начар сүз әйтсә, уразаны саклар өчен, аның белән бәхәскә кермәү кирәк. Андый кеше яныннан "мин уразада", - дип, тизрәк китеп баруың хәерле.

Бу хакта да безгә Пәйгамбәребез әйтеп калдырган.
📚📚📚
Ул әйткән:
"Әгәр кем дә булса аны тирги яки аның белән ызгыш чыгарырга тырыша башласа, андыйга: «Мин - ураза тотучы кеше», - дип әйтсен". (Имам Бохари риваяте,1904)

Шулай ук башкалар белән гайбәт сүз уртаклашудан да тыелуга игътибарлы булсак иде.

🔹 Кеше артында аның турында яман сүз, аңа ошамаган сүз сөйләү - ГАЙБӘТ дип атала. Арада булмаган өченче зат хакында сүз булганга күрә, ул сүз аның хакында хәерсез сүз, аның бозык, хәерсез якларын искә төшереп, бер-берең белән мөнәсәбәт кылу була.

ДӘЛИЛ👇🏻👇🏻👇🏻

📚📚📚
Әбү Һүрайрадан җиткезелә: Пәйгамбәребез әйтте: "Сез гайбәтнең нәрсә икәнлеген беләсезме?". Кешеләр әйттеләр: "Аллаһ һәм Аның илчесе моның турында яхшырак беләләр" Пәйгамбәребез әйтте: "Кардәшеңне, аңа ошамаслык итеп искә алуың". Аннан сорадылар: "Әгәр дә мин әйтә торган нәрсә кардәшемдә булса?" Пәйгамбәребез әйтте: "Әгәр син әйтә торган нәрсә анда булса, димәк, син аның турында гайбәт сөйлисең, ә әгәр син әйтә торган нәрсә анда булмаса, димәк, син аңа яла ягасың"
(Имам Мүслим хәдисләр җыентыгы, 2589)

📚📚📚
Әбү Һүрайрадан җиткезелә: Пәйгамбәребез әйтте: "Мөселманга башка мөселманның каны, намусы һәм малы - хәрам!".
(Имам Мүслим хәдисләр җыентыгы, 4650)

ГАЙБӘТ ИСЛАМ ДИНЕНДӘ ЗУР ГӨНАҺЛАРНЫҢ БЕРСЕ БУЛЫП ИСӘПЛӘНӘ.

⚡️ ДӘЛИЛ 👇🏻👇🏻👇🏻

📚📚📚
Аллаһы Тәгалә әйтә:
"Бер-берегезне яманламагыз. Әллә сезнең берегез үлгән кардәшенең итен ашарга телиме? Сез бит аннан (үлгән кешенең итен ашаудан) чирканасыз. Аллаһның (газабыннан) сакланыгыз. Дөреслектә, Аллаһ Тәүбәләрне кабул итүче, Рәхимле Зат"
( Куръән: Хүҗүрат сүрәсе, 12 нче аять)
📎 Аллаһ Тәгалә бу аятьтә кешенең намусын пычратуны, гайбәтен сөйләүне җаны чыккан кешенең итен ашау белән чагыштыра. Итен ашаучы кешедән мәет үз-үзен яклый алмаган кебек, гайбәте сөйләнелгән кеше дә үзен гайбәт сөйләүчедән яклый алмый, чөнки ул аның янында түгел, аны күрми һәм ишетми.

📌 Гайбәтнең төрләре хакында күренекле Ислам галиме Имам ән-Нәвәви ("Кырык хәдис", "Изгеләр бакчасы" китапларының авторы) үзенең китапларында язып үткән. Шул мәгълүматларны кулланып гайбәтнең түбәндәге төрләрен әйтеп үтергә мөмкин:

1) КЕШЕНЕҢ ТӘНЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘҮ, чөнки ул кеше үзе дә белә инде аны, Аллаһ бит һәрбер адәм баласын Үзенең тәкъдире белән яраткан. Беркемнең дә Аллаһ биргән тәнне мәсхәрәләргә хакы юк. 

🔸 Бу төр гайбәткә мисал: бөкре, чатан, озык колак, тукмак борын, кыска муен, кылый, һ.б.

ДӘЛИЛ
📚📚📚
Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә сөйләгән: «Бервакытны мин Пәйгамбәребезгә бер хатын-кыз турында сөйләгәндә, аны: "Кыска буйлы" дип телгә алган идем. Пәйгамбәребез: "Син ул хатынның гайбәтен сөйләдең", - диде.»
(Имам Әхмәд хәдисләр җыентыгы, 6/136)

2) НӘСЕЛЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘҮ, чөнки нәселне адәм баласы үзе сайламый, Аллаһ безне төрле кабиләләр итеп яратты, һәм без теге яки бу нәселдән тудык, һәм һәр буын үзе өчен генә җавап бирә.

🔸Мисал: "әәә ул бит теге, караклар нәселеннән, аның бабасы да шул, әтисенең дә кулы тик тормый..."

3) ХОЛКЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘҮ, чөнки яратмый ул кеше үзе турында шулай әйткәнне.

🔸 Мисал: тәккәбер, юаш, куркак, тормоз, һ.б.

4) КАРДӘШЕҢНЕҢ ДИНЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘҮ.

🔸 Мисал: зәкәт бирми;
сәҗдәсендә озак тормый, әйтеп өлгерәме икән өч тапкыр "сүбехәнә раббиәл әгълә" дип, мөгәен ул бер генә тапкыр әйтәдер, үземнең карап торганым бар;
Фәния апа уразасын ябыгыр өчен генә тота;
ә бу абыстай йөри мәчеткә только кеше күрсен дип;
ә югары очтагы безнең Габдерахман бабай мәчеткә только бәлеш ашарга йөри, мин аның намаз укыганына ышанмыйм, намаз укырга йөрми ул, корсагы турында гына кайгырта;
бу кеше намазын дөрес укымый, һ.б.

5) ДӨНЬЯ ГАМӘЛЛӘРЕ БЕЛӘН БӘЙЛӘНГӘН.

🔸 Мисал: күп ашый, күп йоклый, гел аяк астында боталып йөри, күп сөйләшә, куллары бүтән җирдән үскән, һ.б.

ДӘЛИЛ
📚📚📚
Әнәс ибен Мәлик сөйләгән: "Гарәпләр сәфәргә чыкканда үзләре белән хезмәтчеләрен дә алып баралар иде, бервакытны Гумәр белән Әбү Бәкр дә шулай сәфәргә үзләре белән бер хезмәтчене алганнар. Юлда алар йокларга ятканнар, ә торгач хезмәтченең дә әле аларга ашарга пешермичә йоклап ятканын күргәннәр. Шул вакыт берсе икенчесенә әйткән:"Кара бу үз өендә шикелле йоклап ята бит". Алар хезмәтчене уятканнар һәм әйткәннәр: «Бар Аллаһның илчесенә бар да әйт аңа: "Сиңа Әбү Бәкр белән Гумәр сәләм әйтә һәм синнән берәр төрле ризык сорыйлар", - дип». Хезмәтче боларның әйткәннәрен Пәйгамбәребез Мүхәммәдкә (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын) җиткезгән һәм Пәйгамбәр әйткән: "Аларга да миннән сәләм әйт һәм әйт аларга «сез инде ашагансыз», - дип. Сәхабәләр Пәйгамбәрнең мондый җавабын ишеткәч шаккатканнар һәм аның янына барып әйткәннәр: "Әй, Аллаһның илчесе! Без синең янга ризык сорап хезмәтчене җибәргән идек, ә син әйткәнсең: «Алар инде ашаганнар» дип. Без нәрсә ашадык соң?" Пәйгамбәр әйткән: "Кардәшегезнең итен ашагансыз. Аллаһ белән ант итәм, хакыйкатьтә, мин сезнең теш араларыгызда аның ит кисәкләрен күрәм". Әбү Бәкр белән Гумәр Пәйгамбәргә әйткәннәр: "Аллаһтан безнең өчен гафү сора, йә Аллаһның илчесе". Пәйгамбәр җавап биргән: "Сезнең өчен Аллаһтан гафуны хезмәтчегез сорасын."

6) КЕШЕНЕҢ КИЕМЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘҮ.

🔸 Мисал: "Кара инде син бу Маратка, инде өченче ел шул ямаулы ыштаны белән йөри бит, кеше көлдереп", һ.б.

ДӘЛИЛ
📚📚📚
Бервакытны Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшәнең өенә бер хатын кергән дә тиз генә чыгып киткән, Гаишә Пәйгамбәргә: "Бу хатынның итәге кыска иде" дигән. Пәйгамбәр әйткән: "Син аның гайбәтен сөйләдең".

7) КЕШЕНЕ ИШӘРӘ БЕЛӘН КҮРСӘТҮ, ягъни ул кеше булып кыланып күрсәтү.
Аның кебек кыланып сөйләп күрсәтсәк тә, аның хакында сүз барганда исемен атамасак та, кем хакында сүз барганын аңласак, бу да гайбәт була.

🔸 Мисал: чатан булып кылану.

ДӘЛИЛ
📚📚📚
Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә сөйләгән: "Бервакытны мин Пәйгамбәргә бер кеше булып кыланып күрсәткән идем. Ул әйтте: "Минем алда беркем кебек тә кыланып торуларын теләмим, хәтта миңа аның өчен шуны - шуны бирсәләр дә" .
( Имам Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан )

8) РИЯ БЕЛӘН БӘЙЛЕ.
Гайбәтнең бу төрен мөселманнар бигрәк тә еш әйтә икән. Бу гайбәтнең аеруча куркыныч төре. Бу кеше начар дип турыдан-туры әйтми, ләкин "Аллага шөкер, мин андый түгел әле", "Аллага шөкер, мин андый дәрәҗәдә түгел әле", "Аллам сакласын аның кебек булудан" дип кимсетү йөзеннән төрттереп ала. Бер караганда, начар сүз дә әйтмәде, киресенчә, Аллаһны искә алды, ә икенче яктан теге мөселманны намёк белән кимсетте, гайбәтен сөйләде һәм үзен изге итеп чыгарып калдырды, рия кылды.
🔸 Мисал: "Арабыздагы сараннардан Аллаһ үзе сакласын"; "Аллаһ сакласын, түбән очтагы мәчеткә йөргән түбәтәйле кешеләрдән";
"Аллам сакласын Саниянең кызы кебек иртәнге тугызга кадәр йоклап ятудан", һ.б.

9) КЕМНЕҢ ДӘ БУЛСА ГАЙБӘТЕН УЙНАП-КӨЛЕП КЕНӘ ӘЙТҮ. Монысы да гайбәтнең бик куркыныч төре. Әгәр дә син Аллаһның диненнән шаяртсаң анысы бөтенләй бу кешене Ислам диненнән чыгарырга мөмкин.

🔸 Аллаһның диненнән көлүгә мисал: кешенең намаз укуыннан, ураза тотуыннан, Аллаһ кушканча киенеп йөрүдән, сакал үстерүдән, тәхәрәт алудан, сәдака бирүдән, һ.б. көлү.

📌 Бу гамәлнең мөселман кешесен Ислам диненнән чыгарырга мөмкин икәнлегенә дәлил.

📚📚📚
Аллаһ Тәгалә әйтә:
"65. Әгәр син алар Аллаһны, аятьләрне вә расүлне кимсетеп сөйләшеп торган чакларында сорасаң: "ни сөйлисез?", - дип, алар әйтерләр: "Үзара уйнап-көлеп сөйләшәбез", - дип, син аларга әйт: "Ә бит сез Аллаһны вә Аның аятьләрен вә Аның расүлен мәсхәрә кыла идегез түгелме?"
66. Гозер күрсәтмәгез, иман китереп мөселман булганыгыздан соң Аллаһка каршы барып кәфер (имансыз) булдыгыз! Сездән тәүбә итүчеләрне гафу итсәк тә, сездән тәүбә итмәгән таифәне гәзаб кылырбыз бозык булганнары өчен.

67. Монафикъ ирләр вә монафикә хатыннар бер-берсенә охшашлар: алар кешеләрне имансызлыкка вә бозык эшкә өндәрләр, чын иманнан, хак диннән вә изге гамәлләрдән тыярлар һәм кулларын Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүдән тыярлар, алар Аллаһны оныттылар, Аллаһ та, җәһәннәмгә салгач, аларны онытыр. Тәхкыйк монафикълар - фасыйклар.
68. Монафикъ (икейөзле) ирләргә, монафикә (икейөзле) хатыннарга һәм кәферләргә (имансызларга) Аллаһ җәһәннәм утын вәгъдә кылды, - анда мәңге калырлар. Аллаһ аларны ләгънәт кылды, һәм аларга - даими гәзаб булыр."
(Куръән: Тәүбә сүрәсе, 65-68 нче аятьләр)
Бу аятьләрнең иңүенә түбәндәге вакыйга сәбәпче була:
Пәйгамбәребез үз гаскәре белән Табук походына чыккан була. Шул походка чыккан бер кеше янындагыларга Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләре турында көлеп әйтә: "Без әле беркайчан да болар кебек күп ашаучы, ялганчы, куркак кешеләр күрмәгән идек" дип. Бу кешенең сүзләрен бер сәхабә ишетеп ала һәм Пәйгамбәргә җиткезергә ашыга һәм ул Пәйгамбәр янына килеп җиткәнче Аллаһ инде алда язып үтелгән аятьләрне иңдергән була. Һәм теге шаярып сөйләгән кеше дә Пәйгамбәр янына гафу үтенеп килә, ләкин Пәйгамбәр аның ялган аклануларын кабул итми.
Шуңа күрә, җәмәгать әгәр дингә шаяртып кына да тел-теш тидергән булсагыз, тизрәк Аллаһтан тәүбә итәргә ашыгыгыз!

Шулай ук Аллаһ Тәгалә әйтә:
"Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезгә Куръәндә ничә мәртәбә иңдерелде: "Кәферләрнең Куръән аятьләрен инкяр итүләрен яки мәсхәрә кылып көлүләрен ишетсәгез, алар арасында утырмагыз, ягъни аларның бу кабахәт эшләре кайда булса да һич тә риза булып тормагыз, Куръән сүзләренә кагылмый торган сүзгә күчкәннәренә чаклы. Әгәр аларның Куръәнгә каршы булган сүзләренә һәм эшләренә риза булып торсагыз, ул вакытта алар җөмләсеннән булырсыз. Шиксез, Аллаһ монафикълар илә кәферләрне бер җәһәннәмгә җыячак".
(Куръән: Ниса сүрәсе, 140 нчы аять)

11) ГАЙБӘТНЕҢ ИСЕМЕН ҮЗГӘРТЕП СӨЙЛӘҮ

Бу гайбәтнең татарлар арасында киң таралган тагын бер төре. Башта ул кеше: "Гайбәт булмасын, гыйбрәт булсын" - ди дә, теге кешенең гайбәтен сөйләргә тотына. Кеше уйлый, шулай дигәч, гайбәтнең Аллаһ каршында маркеровкасы үзгәрә дип. Юк, җәмәгать, күпчелек очракта бу бары тик үз-үзеңне алдалау гына булып чыга, чөнки гыйбрәт булсын өчен моның үз шартлары бар. Әгәр дә син шул шартларына туры китермәсәң, бу синең чираттагы гайбәт сөйләвең булып чыга...

🔸 Алда язып үткән Коръән аятьләре һәм ышанычлы хәдисләр белән дәлилләнеп, нәфесебезне тәрбияләргә, гөнаһлардан тыелырга һәм уразабызга кимчелек китерүдән сакланырга өйрәнергә тырышыйк җәмәгать. Раббыбыз һәрбарчабызга да камил, кабул булырдай уразалар тотып күп итеп әҗер-савапларына ирешергә насыйп итсен, әәмиин.

Рафиль Сафин
Ссылка на источник
Рафиль Сафин

Мята (бөтнек) белән мелисса турында һәркайсыгыз ишетеп беләдер инде. Ә котовник дигәнен бәлки ишеткәнегез юктыр әле. Ә бәлки бакчагызда үсеп тә утырадыр, чөнки анысын мелиссадан карап торышка аеруы бик авыр. Әлеге өч үләннең дәвалау үзлекләрендә уртак яклары да, шулай ук аермалары да бар. Әйдәгез шуларны карап үтик.

 Һәркайсыгызга да аңлашылсын өчен күп кенә атамаларны рус телендә калдырдым.

✅ Мята перечная.
Үзеннән бик көчле ментол исе килә. Мелисса белән котовникта булмаган, үзенә генә хас дәвалау үзлекләре:
• Коронарасширяющее 
• Противорвотное 
• Усиливающее кровообращение 

Калган дәвалау үзлекләренә түбәндәгеләр керә:
• Антисептическое 
• Антиоксидантное (ирекле радикаллар тарафыннан барлыкка килгән органик кушылмаларның оксидлашуын әкренәйтергә сәләтле) 
• Антикатаральное (төрле характердагы мул экссудат барлыкка килү белән бәйле сулыш юлларының лайлалы тышчаларының ялкынсынуын бетерә) 
• Ветрогонное (ашказаны-эчәк трактындагы эшчәнлекне җиңеләйтә, эчәклектәге спазмны бетерә) 
• Желчегонное 
• Диуретик (сидек кудыргыч) 
• Общеукрепляющее 
• Обезболивающее (авыртуны баса) 
• Потогонное (тирләтә һәм тән температурасын төшерергә булыша) 
• Спазмолитическое (мускуллардагы спазмны киметәләр) 
• Снижающее лактацию (имезүче хатын-кызларда сөт ясалышын киметә) ✔️
• Лёгкое успокаивающее (әлеге өч үлән арасында бу иң җиңелчә тынычландыра торганы) ✔️

✅ Мелисса лекарственная.
Составындагы нераль һәм гераниаль исемле терпеноидлар хисабына үзеннән лимон исе килә. Бөтнек белән котовникта булмаган, үзенә генә хас дәвалау үзлекләре:
• Антиаритмическое (йөрәк тибешенең бозылуы белән бәйле авыруларга каршы)
• Антидепрессантное (кәефне яхшырта, нерв системасының эшчәнлеген көйли)
• Противовирусное (кайбер герпес, грипп, кызамык, һ. б вируслар вакытында фагоцитозны активлаштыра)

🔹 Калган дәвалау үзлекләренә түбәндәгеләр керә:
• Антигипоксант (гипоксия вакытында күзәнәкләрдәге энергия алмашын яхшырта, гадәттә бу күренеш һавада кислород җитмәгәндә, әйләнә-тирәдә югары температура булганда яисә стресс вакытында күзәтелә) ✔️
• Антиоксидантное (ирекле радикаллар тарафыннан барлыкка килгән органик кушылмаларның оксидлашуын әкренәйтергә сәләтле) ✔️
• Ветрогонное (ашказаны-эчәк трактындагы эшчәнлекне җиңеләйтә, эчәклектәге спазмны бетерә) ✔️
• Вяжущее (ялкынсынуны киметә, гадәттә мондый үлән дублы матдәләргә бай була) ✔️
• Детский иммунопротектор (баланың иммунитетына булыша) ✔️
• Детское противотревожное и успокоительное (баланың нерв системасын саклый һәм йомшак кына тынычландыра) ✔️
• Желчегонное ✔️
• Иммуноподдерживающее - цинксодержащее (иммунитет системасын тукландыра, организмда цинк күләмен саклый) ✔️
• Иммунопротектор (иммунитет системасының эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, аллергия авырулары вакытында кулланырга рөхсәт ителә) ✔️
• Мочегонное (сидек кудыргыч) ✔️
• Обезболивающее (авыртуны баса) ✔️
• Повышающее аппетит ✔️
• Потогонное (тирләтә һәм тән температурасын төшерергә булыша) ✔️
• Противовоспалительное (ялкынсынуны киметә) ✔️
• Седативное (тынычландыра һәм йокыны китерә) ✔️
• Спазмолитическое (мускуллардагы спазмнан арындырырга булыша) ✔️
• Стимулирующее выработку прогестерона (прогестерон дәрәҗәсен рәткә китерергә булыша) ✔️

✅ Котовник кошачий.
Үзеннән йомшак кына лимон исе килә. Бөтнек белән мелиссада булмаган, үзенә генә хас дәвалау үзлекләре:
• Противотревожное (неврозлар вакытында борчылу синдромын бетерә) ✔️
• Жаропонижающее ✔️
• Кровоостанавливающее ✔️

🔹 Калган дәвалау үзлекләренә түбәндәгеләр керә:
• Антиоксидантное (ирекле радикаллар тарафыннан барлыкка килгән органик кушылмаларның оксидлашуын әкренәйтергә сәләтле) ✔️
• Антибактериальное ✔️
• Болеутоляющее ✔️
• Ветрогонное (ашказаны-эчәк трактындагы эшчәнлекне җиңеләйтә, эчәклектәге спазмны бетерә) ✔️
• Вяжущее ✔️
• Детское противотревожное и успокоительное (баланың нерв системасын саклый һәм йомшак кына тынычландыра) ✔️
• Иммунокорректорное ✔️
• Общеукрепляющее ✔️
• Повышающее аппетит ✔️
• Противовоспалительное (ялкынсынуны киметә) ✔️
• Спазмолитическое (мускуллардагы спазмнан арындырырга булыша) ✔️
• Успокоительное (йокыны китермичә генә тынычландыра) ✔️

🔸 Кыскача нәтиҗә:

Әлеге үләннәр исләре һәм тәмнәре буенча аерылалар.

• Әгәр сез тынычландыру өчен һәм ялкынсынуга каршы үләннәр чәе әзерлисез икән, бөтнек урынына мелисса яки котовникны куллана аласыз.

• Әгәр дә сезнең кәефегезне яхшырту өчен ниндидер үлән чәе эчеп карыйсыгыз килә икән - рәхим итеп мелиссаны кулланып карый аласыз.

• Әгәр дә борчылудан арынырга теләсәгез - котовникны эзләгез.

• Әгәр дә нервыларыгыз укшыта икән - бөтнек кирәк булачак.

• Әгәр дә кан әйләнешен яхшыртырга кирәк икән - имбирлы чәй янына мелисса яки котовникны түгел, ә бөтнекне салырга туры киләчәк.

• Әгәр дә йөрәк-кан тамырлары системасына күбрәк уңай йогынты ясарга теләсәгез бөтнекне яисә мелиссаны сайлагыз, котовникның исә тәэсире әзрәк булачак.

• Балагызның нерв системасын сакларга һәм йомшак кына тынычландырырга телисез икән - мелиссаны яисә котовникны куллана аласыз, ә бөтнекне исә 6 яшьтән соң, ә иң яхшысы гомүмән 12 яшьтән соң гына кулланырга киңәш ителә.

• Хатын-кызларга прогестерон дәрәҗәсен рәткә китерергә кирәк булса - мелиссаны сайларга кирәк.

• Башка файдалы үзлекләре буенча әлеге үләннәр охшаш, шуңа күрә башка сыйфатлары кирәк булганда үзегезгә ошаган ислесен/тәмлесен сайлый аласыз. Сәламәт булыгыз.

Әлеге язманың авторы: үләннәр белән дәвалаучы Рафиль Сафин
Ссылка на источник
Кайбер кешеләр намаз укымауларын "вакыт җитми" яисә "миңа әле вакыты җитмәгән" дип аңлаталар. Бу язмамда аларның бу җавапларына карата үземнең җавабымны язып үтәсем килә. Рәхим итеп укыгыз.
------------

🔸 Теләк - ул кешенең эчендәге сыйфаты. Теләк булса һәр эшне эшләргә вакыты да, урыны да табыла. Тормышта төрле хәлләр була бит: өйләр дә яна, кешеләр дә үлә, сугышлар да бер урында кабынып икенче урында сүнә. Сугышчылар сугыш бара диеп, ач-ялангач яшәмиләр бит, алар да ял итәргә дә, хәл җыярга да, дәваланырга да, киемнәрен юарга да, туган көннәрен үткәрергә дә, тәмәке тартырга да вакыт табалар. Ә мөселманнар исә сугыш вакытларында да, дошман гаскәрләре каршыларында басып, аларга тешләрен кайрап торса да, намазларын калдырмаганнар. Пәйгамбәребезнең башта ярты гаскәре, аннары калган яртысы чиратлашып сугыш вакытында да намаз укыганнар.

📚📚📚
Тарихка күз салсак, әби-бабайларыбыз да намазлык өстеннән төшмәгәннәр. Алар безнең кебек дөнья куып ахирәтне онытмаганнар, барчасы да Аллаһтан әмер ителгән фарыз-ваҗибләрен үз вакытында үтәп барганнар. Кышкы зәмһәрир салкыннардан да курыкмаганнар, азан тавышын ишетүгә, тәһарәтләрен яңартып, авылдагылар авыл, шәһәрдәгеләр шәһәр мәчетләренә барып җәмәгать белән намазларын укыганнар. Рамазан айлары җәйнең эссе көннәренә туры килгәндә дә, уразаларын калдырмаганнар. 7-8 чакрым ераклыктагы басуларына кечкенә арбаларын тартып барып көннәр буе эссе кояш астында ураза тоткан килеш урак урганнар. Шул ук вакытта намазларын да калдырмаганнар, барысын да үз вакытларында укыганнар. Аларның бит җәмәгать, сөрү өчен тракторлары, урып-җыяр өчен комбайннары да булмаган, ләкин кырда бер бөртек ашлык калдырмыйча, барысын урып-җыеп ташып бетергәннәр. Әле гаиләләрендә безнеке шикелле 2-3 бала гына түгел, ә 7-8 бала булган. Әби-бабайларыбыз балаларын сукыр лампа яктысында булса да Куръән укырга, намаз тәртипләренә өйрәткәннәр, чөнки алар Аллаһ Тәгаләнең газабыннан чын-чынлап курыкканнар. Бердәген "вакытым юк, эшем күп" дип тормаганнар!
Безнең күбебез намаз укымавыбызны эш күплеге һәм вакыт юклыгы белән аклый.
Алар фикеренчә, намаз эшне калдыра, шуңа күрә аны лаеклы ялга - пенсиягә чыккач кына укырга мөмкин. Шушы сүзне әйтүче кешеләр нигәдер телевизор карарга, гәҗит укырга, компьютер каршында утырырга вакыт таба, бу аларның нигәдер эшен калдырмый, ә намазга килгәндә аларның вакытлары юк. Ул булдыра алмаслык авыр бер йөк булып санала. Әгәр дә кеше намаз акча эшләргә комачаулый, тормышны артка сөйри дип уйласа, мин аларга Аллаһ Тәгаләнең Куръәндә бу хакта әйткән сүзләрен китерәм.

📚📚📚
Аллаһ Тәгалә әйтә:
"Гаиләңә намаз укырга әмер ит һәм аңа карата сабыр бул. Без синнән ризык сорамыйбыз, ә Үзебез сине ризыкландырабыз. Мактаулы ахыргы нәтиҗә Кыямәт көнендә тәкъвалык өчен булачак"
(Куръән: Таһә сүрәсе,132 нче аять)

☝️🏻Аллаһ Тәгалә безгә бу аятьтә, безнең телдә әйтсәк, "намаз уку сәбәпле ризык тапмаячакмын, эшем бармаячак дип кайгырма, ризык белән сине Мин тәэмин итәм" дип аңлата.

🔸️Намаз укырга вакытым юк, эшлисе бар дип әйтүче кешеләргә Пәйгамбәребезнең бер хәдисен дә җавап итеп китерергә була. Ул Аллаһ Тәгаләнең сүзләрен китереп болай ди:
"Әй Адәм баласы! Үз вакытыңны Миңа гыйбадәт кылуга багышла, күңелеңне байлык хисе белән тутырырмын һәм сине фәкыйрь булудан туктатырмын. Әгәр дә син Миңа гыйбадәт кылмасаң, ике кулыңны эш белән тутырырмын һәм сине фәкыйрь булудан туктатмам"
 (Имам Тирмизи хәдисләр җыентыгы, 2466).

🔸 Намаз укырга кирәклеген аңлап та "вакыты җитмәгән" диюче кешеләр, сез үзегезгә сораулар бирегез әле, "ник мине Аллаһ Үз диненә кертми икән? Ник Аллаһ Тәгалә мине намазга бастырмый? Мин ник теге кеше кебек намазлы түгел икән? Ник мин теге кеше кебек аракыдан арына алмыйм? Ник яхшы холыклы тугел икән? Ник алай булдыра алмыйм мин? "- дип. Бу мәсьәләгә менә шулай карарга кирәк. Ни өченме? Чөнки мәсәлән, әгәр син бик теләсәң дә сине эшкә алмыйлар икән, сорау туа бит инде "ни өчен алмыйлар икән?" дип.

Аллаһ Тәгалә Ул җәмәгать кешеләрне бик сайлап-сайлап кына ала, әгәр алмый икән димәк гаеп үзеңдә, димәк ниндидер бер кимчелегең бар. Ә вакыты җитмәгән дигән сүз ул җәмәгать, синең нәфесең генә үз-үзеңә тынычландыру җавабын бирә. Кайбер кеше пенсиягә чыккач укырмын әле ди.
Ә шул өлкән яшьтәгеләргә хәзер күз салсак, аларга да намазга караганда хоккей каравы мөхимрәк, уразага караганда сәламәтлеге булса да сөт белән чәй эчеп утыруы приятнее, "әнә башкалар тотсын, ә минем вакытым җитмәгән, минем эшем күп әле" диләр. Ә нинди эш? 🤔 Телевизор, чәй, йокы, газет, тавыкларга һәм бозауга ашарга салып керү, интернетта утыру... Юк җәмәгать, вакыты җитмәгән дип әйтү бу бары тик үз-үзеңне алдалау. Тарихка күз салсак, хәтта сугыш вакытында да мөселманнар бер-берсен алыштырып төркем-төркем булып намаз укыганнар, ә безнең исә бу бары тик ялкаулык, нәфескә иярү, гөнаһлы тормышны яратуыбыз.

🔸Кайбер кеше намаз укымавын тәкъдир белән аклана, янәсе аның намазга басмавында бары тик тәкъдир генә гаепле... Бу төркем кешеләргә җавабым киләсе язмамда булыр ин шәә Аллаһ.
Рафиль Сафин
#догалыйорт
Ссылка на источник
Буген беренче тапкыр хиджама ясаттым 😀. Процедура массаж белэн берлектэ авырттырмыйча шул ук вакытта бик чиста итеп профессиональ рэвештэ ясалды👍Сафин Рафиль Рафиль Сафин Шэмэрдэндэ уз квартирасында кабул итэ. Эле Улэннэр белэн ясалган чэйдэн дэ авыз иттерэ 👍🤗 Номеры 89270326214 .Сездэ читтэ калмагыз - шалтыратыгыз хэм язылыгыз✅
Ссылка на источник
"Иренмичә бакчагызга каен җиләге утыртыгыз. Җиләкне кайнатып ашаганга караганда болай файдасы күбрәк, тәме дә башка 😉Катык белән бөтенләй дә шәп 😋
Җиләк көн саен кызарып тора, 3-4 көнгә бер тапкыр шулай җыеп алабыз. Әле күбесе чәчәктә", — дип хәбәр итә безгә Шәмәрдәннән Рафиль Сафин

Ә Сез җиләк юк дисез😊
Ссылка на источник
Мөдәрис хәзрәтнең чираттагы үтемле вәгазе. Рәхим итеп тыңлагыз.

Рафиль Сафиннан алынды
Ссылка на источник


Сайт не являеет официальным сайтом вКонтакте
Политика обработки персональных данных
Время выполнения скрипта: 1.2381639480591 сек.